Табиб Александр Мясников коронавирус белән Җир шарында яшәүчеләрнең яртысы чирләячәк, дип саный. Ул планетаның 60 процент кешесе чирләп чыкмыйча инфекция үзенең мөһимлеген югалтмаячак, дип саный.
Кешенең ялгызы гына урамга чыгып саф һава сулап керүендә бернинди дә куркыныч юк, ди ул. Әмма ике-өч кеше бергә җыелса – бу инде сагаерга мәҗбүр итә. Русиядә карантинны 1 майдан соң дәвам итмәсләр, дип саный ул. Карантинның озакка сузылуы вируска караганда куркынычрак булачак, ди.
4 апрельда доктор Мясников үзенең коронавирус турындагы фаразлары белән ялгышуы турында әйтте. Ул Русиядә коронавирус белән чирләү зур булмаячак дип 90 процентка ышаныч белдергән иде. Әмма ялгышты.
Фото:Владимир Трефилов / РИА Новости