Барлык яңалыклар
Коронавирус
11 апрель 2020, 15:06

Мәскәүдә бердәнбер бөке

Ашыгыч ярдәм машиналарына ни булган?

Мәскәү шәһәрендә бердәнбер бөке барлыкка килгән: 40 ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы сугыш ветераннары госпиталенә чиратка басканнар. Бу госпитальне коронавирус белән авыручы олылар өчен яраклаштырдылар.
Baza матбугатының Телеграмм-каналы хәбәр итүенчә, клиникада 150 буш урын булган, әмма шуның 100е генә яраклы булып чыккан. Шуның аркасында кабул итү бүлегенә чират барлыкка килгән.
Русиядә бүгенге көндә 12 мең кеше коронавирус йоктырган. Вице-мэр Анастасия Ракова әйтүенчә, Мәскәү хастаханәләре һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары соңгы чиктә эшли.
Чыганак: m.lenta.ru
Фото: yandex.com
Читайте нас: