Кичә Нефтекама психоневрологик интернатында 17.00 сәгатьләр тирәсендә бер пациент вафат булган. Мәрхүмнең хроник бронхиттан интегүе билгеле, ул табибларда 2016 елдан күзәтүдә торган булган...
Менә шул сәбәпле Нефтекамада коронавирус таралу ихтималының артуы турында имеш-мимешләр күп таралган һәм хәлләргә ачыклык кертү максатында БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова интернат директоры Рәдиф Гәрәевка шалтыраткан.
Видеога яздырылган сөйләшү барышында Рәдиф Рифкать улы боларны сөйләгән:
“Пациентта ютәлләү, югары температура күзәтелмәде, әмма анализлар шик тудырды. Шуңа без бу очракны игътибарга алдык һәм тиешле органнарга хәбәр бирдек. Шулай ук штаб төзедек һәм изоляциягә ябылырга булдык. Бүген 13 кеше карантин режимында. Шәһәр бу хәлне аңлап кабул итте, бар тарафтан ярдәм агыла башлады. Иртүк учреждение эшкәртелде, төрле костюмнар, битлекләр җибәрделәр. Шик астында булучылар аерым бүлеккә урнаштырылды. Кече һәм урта медперсоналның бер өлеше ябык режимда эшли, обсерваториядагылар алмашынып тора. Килеп туган хәлне хезмәткәрләр сабырлык һәм каһарманлык белән кабул итте”.
Ленара Иванова барсына да түземлек, сабырлык теләде. Авыр шартларда тулысынча медперсонал кулына карап торган психоневрологик чирле пациентларны ташламаган каһарманнарга саулык һәм авыр чорның тизрәк үтүен теләде.