Авырулар саны 66га җиткән.
Башкортстанда коронавирустан беренче кеше вафат булган. Бу хакта бүген, 11 апрельдә, көндәлек брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Пациент COVID-19 инфекциясе аркасында барлыкка килгән вируслы пневмониядән үлгән.
Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 66га җиткән. Җиде кеше савыккан.