Коронавирус
11 Апреля 2020, 10:49

Башкортстанда 170 кеше коронавируска шикле дип табылган

Республика клиник дәваханәсенә бу йогышлы чирне кем алып кергән? Март аенда ук пациентлар күпләп пневмония белән чирли башласалар да, коронавируска анализ алынмаган.

Башкортстанның Роспотребнадзор хезмәткәрләре Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә эпидемиологик тикшерү башлаган. Анда 170 пациент һәм табибта коронавирус бар дигән шик бар. Аларның беренче анализлары моны раслаган.
Бүгенге көндә республикада рәсми рәвештә 65 кешедә бу инфекция расланган. Дәваханәнең баш табибы Эльза Сыртланова әйтүенчә, пациентлар арасында күпләп пневмония белән чирләү очраклары март башында башланган. Әмма аларның берсен дә коронавируска тикшермәгәннәр. 5 апрельдә 80 яшьлек бер пациентка үлгәннән соң гына паталогоанатомнар аңарда коронавирус барлыгын ачыклады. Шул сәбәпле 6 апрельдән республика дәваханәсе ике атналык карантинга ябылды. Анда 600 пациент, 500 медицина хезмәткәре бикләнеп калды.
Коронавирусның республикадагы төп дәваханәгә ничек барып керүе билгесез. Ул февраль башында я азагында килеп кергән дип фаразлана.
Дәваханәнең баш табибы үзизоляция кертелгәнче чит илдә булуы турында әйткән. Ревматология бүлеге мөдире Римма Камалова әйтүенчә, март аенда авырулар күпләп пневмония белән чирли башлаган, бөтен грипп төренә дә анализлар алынган. Роспотребнадзор белгечләре килеп пациентлардан сораштырып, чит илгә чыкканнармы-юкмы турында анкета тутырып йөргәннәр.
Чыганак:РИА Новости
Фото:РИА Новости
Читайте нас