Уфада 586 кешегә бүген, 11 апрельдә, үзизоляция режимын бозган өчен, 1000 нән 30 000 сумга кадәр штраф салынды. Бу турыда республика Иминлек Советында хәбәр ителде.
Шулай ук 11 апрельдә, берничә республика дәүләт оешмасына штраф салу хокукы бирелү турында Башкортстан Башлыгы өстәмә указга кул куйды. Бу оешмалар исемлеге сизелерлек киңәйтелде. Шулай итеп, үзизоляция таләпләрен үтәмәүчеләргә, урамнарда штрафлар салучылар бермә-бер артачак. Яшәү урынында үзизоляция режимын бозган өчен, Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе нигезендә җаваплылык каралган.
Гади кешеләргә бер меңән утыз мең сум кадәр штраф салу каралган.