Коронавирус таралуны кисәтү максатыннан башкалада берничә дәваханәнең кайсыбер бүлекләре ябыла.
Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 22 санлы ашыгыч ярдәм дәваханәсенең терапия һәм хирургия бүлекләре изоляциягә ябылган. Шулай ук республика онкодиспансеры ябылу турында да мәгълүмат бар.
Ике очракта да карантин сәбәбе пациентларда коронавируска шик булуга бәйле. Төгәл мәгълүмат кабаттан алынган анализ нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак.
Моңа кадәр Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә коронавирус таралу куркынычы чыкты. Медицина учреждениесе вакытлыча карантинга ябылды.