Барлык яңалыклар
Коронавирус
10 апрель 2020, 20:58

Уфа халкы һәм башкала кунаклары игътибарына

Мәскәү һәм Русиянең коронавирус инфекциясе таралган башка төбәкләреннән килүчеләр үзләре турында хәбәр итәргә тиеш.

Республика башлыгының 2020 елның 9 апрель указына ярашлы, Уфа шәһәре хакимияте карар кабул итте. Әлеге документка ярашлы, Мәскәү һәм Русиянең коронавирус инфекциясе таралган башка төбәкләреннән килүчеләр, үзләренең фактик яшәү урынын, бәйләнеш өчен исем-шәрифләре теркәлгән контакт мәгълүматын һәм үзизоляция чараларын үтәү турында Уфа шәһәренең колл-үзәгенә түбәндәге телефон номеры аша хәбәр итәргә тиеш: 8-800-250-56-04. Шалтырату бушлай.
Чыганак: ufacity.info
Фото:zen.yandex.ru
Читайте нас: