Барлык яңалыклар
Коронавирус
10 апрель 2020, 12:35

Тукталышта озак тормабыз хәзер...

Атна башында Уфада линияләргә нибары 400 чамасы дәүләт һәм шәхси җәмәгать транспорты чыккан булган.

Атна башында Уфада линияләргә нибары 400 чамасы дәүләт һәм шәхси җәмәгать транспорты чыккан булган.
Бүген исә аларның саны 650гә җиткән. Автобуслар санын арттыру башкалада күп кенә эре стратегик предприятиеләр эшли башлау белән бәйле.
-Маршрутка чыгар алдыннан бар җәмәгать транспорты мәҗбүри дезинфекция үтә,- ди бу уңайдан башкаланың Транспорт һәм элемтә идарәсе начальнигы Илдар Юланов.- Рейслар арасында, туктап торган вакытта, салоннар җилләтелә, антисептиклар белән эшкәртелә.
Аның әйтүенчә, әле шәһәрнең барлык транспорт предприятиеләрендә дә, ким дигәндә, бер айлык зарарсызландыру чаралары запасы бар. Коронавирус инфекциясе куркыныч белән янаган чорда бу бик мөһим.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.
Читайте нас: