Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 40 кешегә җиткән.
Роспотребнадзорның оператив мәгълүматларына караганда, 2020 елның 9 апреленә дөньяда 1 488 514 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган, шуларның 88 294 үлгән, 290 164 савыккан. 366 меңнән артык авыру – АКШ халкы, 140 меңнән артык – Испания халкы, 132 меңнән артык – Италия, 105 меңнән артык – Германия, 98 меңнән артык – Франция, 82 меңнән артык - Кытай, 60 меңнән артык - Иран.
Русиядә авыручылар саны 10 131 (соңгы тәүлек эчендә 1 459 очрак), 698 кеше савыккан, 76 кеше үлгән.
Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 40 кешегә җиткән. Уфа, Дүртөйле, Күмертау, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Сибай, Октябрьский, Әлшәй, Кырмыскалы, Зианчура районнары кешеләре һәм Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең 9 хезмәткәре.