Барлык яңалыклар
Коронавирус
10 апрель 2020, 13:05

Өченче кеше – артык кеше?

-Ике кунак яхшы, өченчесе алар янына утыра алмый,- ди эш башлаган кафе хуҗалары.

-Ике кунак яхшы, өченчесе алар янына утыра алмый,- ди эш башлаган кафе хуҗалары.
Коронавирус чорында башкалада гомум туклану урыннарының күбесе ризыкларны “үзең белән алырга” яки адрес буенча илтеп тапшыру ысуллары белән эшли башларга мәҗбүр булган иде.
Бүген исә шактый кафе һәм рестораннар клиентларга үз ишекләрен ачты (сәүдә үзәкләрендә урнашмаганнары һәм тиешле шартларны үтәү мөмкинлекләре булганнары).
-Бер өстәл артында кара-каршы ике кунак сыйланып утыра ала, алар янына өченчесе утыра алмый,- дип аңлата бу уңайдан бер кафе хуҗасы.- Өстәлләр арасы 1,5 метр аралык тәшкил итәргә, кунаклар залында 50дән артык кеше булмаска тиеш (хезмәткәрләрне дә кертеп). Болар барсы да җитди тикшереләчәк.
Спиртлы эчемлекләрне төбәктә гомум туклану урыннарында да 18 сәгатьтән соң сату тыела.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.
Читайте нас: