Барлык яңалыклар
Коронавирус
10 апрель 2020, 16:46

Авыручылар саны арта

Русиядә тәүлек эчендә 1800 гә якын коронавирус белән авыру очрагы теркәлгән.

Русиядә тәүлек эчендә 1800 гә якын коронавирус белән авыру очрагы теркәлгән. 10 апрельгә Русиядә 1786 кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланды. Бу хакта үз каналында оператив штаб хәбәр итә. Күпчелек очраклар Мәскәүдә (1124), Мәскәү өлкәсендә (182) һәм Коми Республикасында (58) ачыкланган. Санкт-Петербургта - 35, Ульяновск өлкәсендә -34, Түбән Новгород өлкәсендә - 32, Мурманск өлкәсендә - 23, Марий Элда - 22, Краснодар краенда - 20, Башкортстанда -18, Ленинград өлкәсендә-17 очрак теркәлгән. 15әр коронавирус белән зарарлану очрагы Чуашстанда һәм Пенза өлкәсендә, 12се Тамбов өлкәсендә ачыкланган. Калининград өлкәсе һәм Ставрополь крае буенча 10 ар очрак. Башка төбәкләрдә тәүлегенә 10 нан кимрәк кеше зарарланган. Тәүлек эчендә 18 үлем очрагы теркәлгән. Беренче тапкыр диагноз Тувада куелган. Тәүлек эчендә 97 кеше савыгып чыккан.
Русиядә барлыгы 82 төбәктә коронавирусның 11 917 очрагы теркәлгән, эпидемия чорында 94 кеше үлгән, 795 кеше савыккан.
Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова хәбәр иткәнчә, башкалада коронавирустан дәваланучылар саны арткан: тагын 37 кеше хастаханәләрдән чыгарылган. Мәскәүдә барлыгы 350 кеше сәламәтләнеп өенә кайтарылган.
Читайте нас: