Бүген иртәнге 9дан, сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган 3248 адрес буенча тикшерүләр башланды. Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән көндәлек брифингта, вице-премьер Ленара Иванова әлеге исемлеккә нинди категория кешеләр эләгүен хәбәр итте.
«Бүгенге көндә иң мөһим категория - контактлылар (ягъни авырулар белән элемтәдә булган). Икенче категория-Мәскәүдән кайтучылар. Өченче категория-65 яшьтән өлкән кешеләр. Һәм дүртенчесе-хроник авырулары булган кешеләр,”-дип белдерде вице-премьер.
Адреслар буенча тикшерү социаль хезмәткәрләр, Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыгы, Иҗтимагый куркынычсызлык үзәге хезмәткәрләре көче белән башкарыла.
Ленара Иванова аңлатканча, 2 мең социаль хезмәткәр көче белән бу эшне оештыру мөмкин түгел, шуңа күрә эшкә дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләре җәлеп ителгән, Мәдәният министрлыгы һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәрләре дә булыша.
Хөкүмәт Вице-премьеры эш буенча, Мәскәүгә барып йөрүче эшлекле кешеләргә мөрәҗәгать итте.
"Бүгенгесе көндә өйдә утыруга караганда да мөһимрәк бурычыбыз юк. Сезнең Мәскәүгә һәр сәфәрегез, 14 көнлек карантин белән тәмамланачак. Уйлагыз, кирәкме сезгә мондый сәфәрләр?».