Барлык яңалыклар
Коронавирус
10 апрель 2020, 12:31

6 санлы дәваханәне дә коронавируслы авырулар өчен әзерлиләр

Кызганычка каршы, инфекция таралуның масштаблары зур булып чыкты...

Халык телендә 6 санлы дәваханә буларак билгеле Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасы коронавируслы авыруларны кабул итү өчен резервка әзерләнә. Бу хакта сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова хәбәр итә.

Шулай ук бүгенге көндә 6 санлы дәваханәдән барлык пациентларны ашыгыч рәвештә чыгарулары билгеле булды. Бу алдагы атнада хастаханә бары тик COVID-19ны йоктыручылар белән эш итә алыр өчен эшләнелә.

Моннан алда бер үлгән пациент ханымда коронавирус ачыклангач, республика клиник дәваханәсен карантинга ябулары билгеле булган иде. БР Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, апрельнең 20ләренә дәваханә тулы куәтенә эшли башлар дип көтелә.

Дим бистәсендәге 3 санлы дәваханә йогышлы авырулар госпитале итеп җиһазландырылды, анда коронавирус инфекциясе расланган пациентлар ята, аларның шактый өлеше республика клиник дәваханәсенең терапия бүлегеннән күчерелгән.

Шул ук вакытта Уфа янында, Зубово поселогында яңа йогышлы авырулар хастаханәсе төзелә. Барлык корпусларның ачылуы 25 июньгә билгеләнгән.

9 апрель мәгълүматларына ярашлы, Башкортстанда коронавируска барлыгы 13 652 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Эш штат режимында дәвам итә.
Читайте нас: