Барлык яңалыклар
Коронавирус
9 апрель 2020, 14:22

Республиканың төп хастаханәсе кайчан эшли башлый?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында Куватов исемендәге хастаханәдәге вәзгыятькә аңлатма бирделәр.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова 9 апрельдә, «Эхо Москвы» эфирында, Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә килеп туган хәлгә аңлатма бирде. «Уфа борылышы» программасын алып баручы Виктория Куприянова, меңнән артык кешенең ни өчен хастаханәдә ябылып торуы белән кызыксынды.
«Ябылып торучылар меңнәр белән исәпләнми. Бүгенге көндә хәлләр башкачарак тора. Covid-19 вирусына шикле һәм пневмония диагнозы куелган кешеләр Дим районындагы махсус хастаханәгә күчерелде. Пневмония булмаган пациентлар һәм персонал өйләренә җибәреләчәк. Персонал һәм пациентлар инде кичә һәм бүген өйләренә үзизоляциягә китә башлады. Персоналның бер өлеше, һичшиксез, хастаханәдә соңгы пациент булганга кадәр калачак, чөнки аларны алмаштырыр табиблар юк. Без үзизоляциядә булган табибларның анализ нәтиҗәләрен дә көтәбез. Тискәре нәтиҗәләр булганда, без аларны эшкә чыгарачакбыз", - диде Ирина Кононова.
Әлегесе вакытта пациентларга бөтен ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтелә: хирурглар һәм нейрохирурглар эшли.
"Персонал ике төркемгә бүленгән: сәламәт булып эшләрен дәвам итүчеләр һәм пансионат шартларында, хирургия һәм диагностика корпусларында үзизоляциядә булучылар. Медицина хезмәткәрләреннән тыш, администрация хезмәткәрләре: икътисадчылар, бухгалтерлар да эш урыннарында. Атна ахырына кадәр, мин ышанам , хастаханә бушаячак, һәм киләсе атнаны без аны 20 апрельдә кабат ачарга мөмкин булсын өчен, дезинфекцияләргә тырышачакбыз. Матбугат чараларына интервью бирүче табиблар өчен, бернинди санкцияләр дә булмаячак,” -дип өстәде министр урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, 7 апрельдә хастаханәнең стационары коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча карантинга ябылды. Ким дигәндә, 14 көнгә. Куватов исемендәге хастаханәдә коронавирус буенча карантинда 1 200 кеше булган, шуларның яртысы пациентлар.
Читайте нас: