Бүгенге көндә Башкортстанда коронавирус инфекциясенең 22 очрагы расланды, дип хәбәр итте пәнҗешәмбе көнне Хөкүмәттә узган киңәшмәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров.
Тәүлек эчендә, республикада авыручылар саны алты кешегә арткан. 9 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Русия буенча гомумән, коронавируска 1 миллионнан артык лаборатория тикшеренүе үткәрелгән. Бүгенгесе көнгә 10 меңнән артык коронавирус йогышы очрагы теркәлгән, 680 кеше савыгып чыккан, 76 кеше вафат булган.
Иң күп авыручылар Мәскәү шәһәрендә -857 кеше. Мәскәү өлкәсендә - 199, Санкт-Петербург шәһәрендә -373 кешедә коронавирус теркәлгән.
Гомум авыручылар саны тәүлек эчендә -1459 кешегә арткан.