Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 9 апрельдә, коронавирусны кисәтү буенча киңәшмәдә республика дәваханәләренең баш табибларына мөрәҗәгать итте.
Ул табибларны әйберләр сорап, теләнүләрен туктатырга кушты.
“Бар дәваханәләрнең баш табибларына һәм медучреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Коллегелар, безнең республика бик бай, җитди бюджет бар. Әйдәгез, теләнүләрне туктатыйк. “Миңа 50 бәйләвеч бирегез, миңа килограмм кыяр бирегез” диюләрне туктатыгыз”, – диде төбәк җитәкчесе. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга ул баш табиблар белән сөйләшеп аңлашырга кушты. “Ярдәм кирәк икән – шунда ук акча бүләбез. Без, кирәк чакта резерв булсын өчен дип, күп объектларны, программаларны кистек”, – дип аңлатты Радий Хәбиров. Ул бездә медицина дәүләтнеке һәм кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен дәүләт җаваплы дигән фикерен җиткерде.
“Медицина учреждениеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгәть итәм: бу хурлык! Ни өчен? Аңлатам. Мин волонтерлар белән аралашам, алар миңа чәчләр үрә торырлык вакыйгалар турында сөйли. Кешеләр фатирларында утыралар һәм 50, 100 сумга азык-төлеккә заказ бирәләр. Менә кая юнәлтергә кирәк акча һәм энергияне, ә маска яки кыяр теләнергә түгел. Иң мөһиме – кешелек һәм техник әзерлек”, – диде Радий Фәрит улы.