Барлык яңалыклар
Коронавирус
9 апрель 2020, 16:18

Радий Хәбиров: Балалар өйдә утырырга тиеш

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм балалар өчен «комендант сәгате» кертелә.

Яңа таләпләрне, пәнҗешәмбе көнне Хөкүмәттә узган киңәшмәдә, төбәк башлыгы Радий Хәбиров игълан итте. Радий Хәбиров өлкәннәрне өйләрдә булырга һәм тагын ике атна түзәргә чакырды.Таләпләрне үтәмәгән өчен штрафлар каралган, Административ җаваплылыкка тарттыру да катгыйланачак.
«Без 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, нинди шартлар булуга карамастан, өйдән читтә булу вакыты буенча чикләүләрне билгелибез. Өлкән яшьтәге кешеләрнең 18 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булмавын, үзизоляция режимында булуын таләп итәбез",- дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Моннан тыш, балалар өчен дә «комендант сәгате» кертелде. Аларга кичке 18 сәгатьтән көндезге 13 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булу тыела. Ягъни, өйдән чыгу өчен, мәсәлән, ата-аналар соравы буенча кибеткә барып килергә, балаларны биш сәгать вакыты бар. Режимны бозган өчен штрафларны ата-аналардан түләтәчәкләр.
«Үзизоляция режимы чорында балаларның артык иркенәеп китүе күзәтелә. Балалар өйдә утырырга тиеш. Моннан тыш, балаларның уку дәресләре бара. Шуңа күрә, без, балалар 18 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел, дигән карар кабул иттек», - дип белдерде Башкортстан Башлыгы һәм территорияләрне патрульләүне көчәйтергә кушты.
Читайте нас: