АКШта, Испания, Италиядә коронавирустан кешеләр меңәрләп кырылганда, Германиядә хәлләр тыныч кына бара. Барсын да немецларның ничек итеп куркыныч вирустан саклануы кызыксындыра.
Бүгенге көндә Германиядә 107 мең кешенең Covid-19 вирусы йөртүе билгеле, 2 меңләп кеше якты дөнья белән хушлашкан. Әйтик, Италиядә 135 мең кеше бу куркыныч чир белән авырып, һәлак булучылар саны 17 меңгә җитте. Испаниядә 140 мең кеше коронавирус белән чирли, 14 меңе инде күзләрен мәңгелеккә йомды. Франциядә 110 мең кеше чирле һәм 10 мең үлем.
Германиядә коронавирусның беренче корбаны турында 9 мартта билгеле булды: 78 яшьлек ир кеше якты дөнья белән хушлашты. Аннан Эссенда 89 яшьлек әби вафат булды.
Немецлар Кытайда үлемечле вирус турында сөйли башлагач та, 2020 елның башында ук авыруны билгели торган тестлар эшләргә тотындылар. Гыйнвар уртасында инде Берлиндагы Шарите хастаханәсе каршында эшләгән вирусология институты беренче тестны эшләп чыгарды. Икенчедән, Германия карантин режимын иртә кертте, дип саныйлар белгечләр. Немец менталитеты да үз ролен уйнамый калмады: немецлар чирле булмаган вакытта да дистанция саклый, кочаклашырга яратмый. Әлеге вакытта алар дөньяда рекордлы санда тестлар үткәрә: көненә 350 мең кешене тикшерәләр. Италиядә авыр хәләдәгеләрне генә тикшерсәләр, Германиядә җиңел билгеләре булганнарны да тикшерәләр.
Тагын бер моментны искә алып китми булмый: Италиядә бер йортта, бер фатирда өч буын вәкилләре бергә яшәсә, Германиядә исә һәркем үз фатирында аерым яши. Пандемия башлангач, алар олы яшьтәге әти-әниләре бармый башлаган һәм шулай итеп, бу категория кешеләр арасында вирус азрак таралган, диләр.