Барлык яңалыклар
Коронавирус
9 апрель 2020, 16:27

Коронавирустан куркып...үтерешә башлаганнар

Психикага да тәэсир итә бу коронавирус, күрәсең...

АКШта Иллинойс штатында Уилл шәһәрендә бер ир сөйгәнен коронавирус инфекциясе эләктергән дип куркып үтергән дә аннан үзенә кул салган. Бу турыда The Mirror матбугаты хәбәр иткән.
Полиция хезмәткәрләре Черил Шрифер белән Патрик Джесерникның өенә чираттагы обход вакытында килә һәм икесенең дә мәетенә тап була. Йорттагы бөтен тәрәзәләр, ишекләр эчтән бикле була.
Фаразларга караганда, Патрик сигез ел бергә яшәгән хатынын үтергән. Хатынында буылу чире булган, шуңа да ул аны коронавирус белән чирләргә мөмкин дип уйлаган, дигән фараз бар. Әмма паталогоанатомнар икесенең берсендә дә инфекциянең юклыгын әйткән.
Апрель башында Италиядә Сицилия утравында Мессина шәһәрендә дә шундый хәл теркәлгән булган. Ире хатынын үзенә коронавирус йоктырырга тырыша дип буып үтергән һәм үзенә кул салырга маташкан.
Психикага да тәэсир итә бу коронавирус, күрәсең...
Чыганак: lenta.ru
Фото: Патрик Джесерникның Facebook тагы битеннән.
Читайте нас: