Башкортстанда соңгы вакытта коронавирус белән чирләүчеләр турында рәсми чыганакларда мәгълүмат бик аз.
Әмма шул ук вакытта социаль челтәрләрдә һәм кайсыбер мәгълүмат чараларында алар турында расланмаган хәбәрләр очрый. Бу кешеләрнең шәхси тормышы, кайда эшләүләре, кемнәр белән аралашулары турында язучылар да табылып тора.
Бу уңайдан республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова рәсми ведомстволарның пациентлар турында мәгълүмат җиткерү тәртибен аңлатты.
“Бар очраклар да – брифингта. Калганы – имеш-мимеш, гайбәт, куркулар, расланмаган нәтиҗәләр. Пациентларның шәхси тормышы, аларның яшәү урыны турында комментарий бирелмәячәк. Чөнки Күмертауда чирләүче беренче пациентларга карага оештырган хәлләр – шәһәр халкы өчен хурлык. Аларга шулкадәр һөҗүм итәләр ки: кешеләр хәтта дәваханәдән чыга алмый. СПИД тарихын искә төшерегез, ул чакта да барысы да кеше үзе гаепле, оят һәм башкалар дип исәпләде. Әйе, бездә, Русиядә чирләү әле булса да – оят: дәваханәгә мөрәҗәгать итү – оят, дәвалану – хурлык”, – диде ул.
Коронавирус йоктыручылар саны арткан саен имеш-мимеш хәбәрләр дә ешаячак. Шуңа Ирина Кононова расланган рәсми хәбәрләргә генә ышанырга чакырды. Һәм, әлбәттә, үзизоляция режимын сакларга кирәк, дип кисәтте ул.