Сибай мэры Рөстәм Афзалов сүзләренчә, әле авыру изоляциядә. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Мэр сүзләре буенча, сибайлының коронавирус йоктыруы Чиләбе өлкәсендәге Кызыл шәһәрендәге очрак белән берничек тә бәйле түгел. Авыруның тирә-ягындагылар, шул исәптә гаиләсе дә, карантинга киткәннәр. Сибай медиклары аларның хәлен даими күзәтеп тора.
“Без бу очракны көттек”, — дип билгели Р.Афзалов. – Бүген 76 сибайлы изоляциядә. Табиблар күзәтүе астында”.
Сибай властьлары коронавирус йоктыручылар саны артуына әзер, шуңа алар җирле халыкны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның югары әзерлек хакындагы указын үтәргә һәм бер дә юкка өйдән чыгып йөрмәскә чакыра.