Барлык яңалыклар
Коронавирус
8 апрель 2020, 17:45

Һәркем вирусолог булып китте

"Минемчә, хәзер барысы да, бар ил вирусолог булып китте", – диде Путин.

Ил җитәкчесе Владимир Путин да коронавирус белән көрәштә иң мөһиме – белгечләр фикере, дип белдерде.
Бу җәһәттән ул агымдагы атнада экспертлар белән аралашты. Сөйләшү, әлбәттә, телеконференция режимында үтте.
“Без коронавируска бәйле хәлне игътибар белән күзәтеп барабыз, калган илләрнең тәҗрибәсен исәпкә алабыз. Тагын бер ассызыклыйм: эпидемиянең иң югары ноктасы әле үтмәде”, – диде Президент. Калган илләрнең хаталарын кабатламау, сабак алу мөһим, дип кисәтте ул. “Бүген әлеге өлкә белгечләре, вирусологларның фикерен ишетәсе килә. Минемчә, хәзер барысы да, бар ил вирусологлар булып китте, – дип шаяртты Путин. – Әмма чын белгечләрнең фикере аеруча мөһим. Чөнки алар бар гомерләрен гаять катлаулы һәм җаваплы эшкә багышлаган”.
Хәзер иң мөһиме – кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге, әлбәттә, шулай да икътисадны да тиз арада аякка бастыру кирәк дип исәпли Путин.
“Эшләми торган көннәр режимын оештырып, без никадәр дөрес эшлибез? Илдә күп предприятиеләр эшләмәгәндә бу көннәр санын кыскартып булырмы? Сезнең фаразлар?” – дип кызыксынды ул.
“Үзизоляция срогын кыскарту мәсьәләсенә бер атнадан әйләнеп кайтырга кирәк. Ул чакка инде режимның нинди нәтиҗә биргәнлеге аңлашылачак”, – дип җаваплады Русиянең чумага каршы “Микроб” фәнни-тикшерү институты директоры Владимир Кутырев. Аның әйтүенчә, яңа инфекциянең үзенчәлеге шунда: аны йоктыручы кешеләрнең 80 проценттан күбрәге чирне – җиңел формада, 15 проценты – авыр формада үткәрә. Ә 5 проценты вирусны җиңә алмый.
Сәнәгать министрлыгы җитәкчесе Денис Мантуров медицина маскалары мәсьәләсенә тукталды. Әле илдә бу эш җәелдерелде, тәүлегенә 1,5 миллион данә битлек тегелә, диде ул. Шул ук вакытта Кытайдан сатып алу да дәвам итә.
“Үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратларын җитештерүчеләр октябрь аенда эшчәнлекне туктатуны сорап килгән иделәр. Әмма, бәхеткә күрә, без бу адымга бармадык, – диде Мантуров. – Бүген атнасына 90 аппарат җитештерелә. Май аенда 1500-2000 данәгә чыгарга күзаллыйбыз”.
Ә “Вектор” вирусология үзәге директоры Ринат Мәкъсүтов әйтүенчә, коронавируска “тиз тестлар”ның беренче партиясе бер атнадан төбәкләргә таратыла башлаячак. “Анализ өчен бармактан кан алу да җитә. Ике сәгать эчендә берьюлы 90 кешенең нәтиҗәсен белергә мөмкин булачак”, – дип аңлатты ул.
Читайте нас: