“Работа.ру” сервисы бәяләләре буенча, март азагында курьерларга эш тәкъдим итүчеләр саны 20 процентка арткан. Бүгенге көндә Мәскәү шәһәренә 1 млн. 400 мең курьер кирәк. Март аенда аларның эш хаклары Русия буенча уртача - 30, Мәскәүдә 35 мең сум булган. Әлеге вакытта исә 150 мең сумга җиткән, дип сөйләгәннәр “Работа.ру”да.