Чир йоктыруның күпчелек очраклары Мәскәүдә теркәлгән – 660 очрак. Арытаба Мәскәү өлкәсе килә (95 очрак), Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе (34 һәм 32 очрак), Мари Эл Республикасы (27 очрак), Мурманск өлкәсе (25 очрак), 24ешәр очрак Краснодар крае белән Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән. 18ешәр очрак Липецк өлкәсе, Коми Республикасы һәм Ингушетиядә ачыкланган. Рязань өлкәсендә 15 кешедә коронавирус табылган, Ямал-Ненец автономияле округында – 11 кешедә тестлар уңай нәтиҗә күрсәткән.