Барлык яңалыклар
Коронавирус
8 апрель 2020, 17:55

Коронавирус никадәр куркыныч?

Бу сорауга Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак җавап бирә.

Коронавирус белән чирләүчеләр саны арткан саен, бу мәкерле чир турында имеш-мимешләр дә арта бара.
Хәбәрләрнең кайсысы дөрес, кайсысы ялган икәнлеген дә аерып бетәрлек түгел. Шуңа иң яхшысы, мөгаен, белгечләр сүзенә колак салу булыр.
Коронавирус никадәр куркыныч соң? Бу хакта Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна КАЗАКның “РБК-Уфа” телеканалына биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.
– Анна Анриевна, кемдер коронавирусны 21 гасыр чумасы ди, икенчеләр аны ул кадәр куркыныч түгел, ди. Сез, белгеч буларак, нәрсә диярсез?
– Коронавирус – электән билгеле булган вируслар төркеме. Ә бүген дөнья буенча йөрегән штамм – яңа. Аны өйрәнәләр, һәм ул чынлыкта алай ук куркыныч түгел. Аның хәвефе шунда: ул күбрәк өлкән кешеләргә йога. Һәм теге яки бу территориядә таралганда чирнең нинди юнәлеш аласы билгеле түгел. Шуңа медикларның таләпләрен үтәргә кирәк.
– Кешене коронавируска тикшерү өчен күпме вакыт кирәк? Тест үткәрү тәртибе нинди?
– Беренчедән, табиб карый. Ул пациентны тикшерергә кирәкме, юкмы икәнлеген хәл итә. Кирәк икән, танау һәм авыз куышлыгыннан мазок алына һәм лабораториягә тапшырыла. Материалны тикшерү өчен ике сәгать тирәсе вакыт таләп ителә. Аннары протокол языла. Ул дәвалаучы табибка барып җиткәнче берәр тәүлек үтәргә мөмкин. Коронавируска шикле дип, күзәтү астында булганда кешедән ике тапкыр анализ алына. Тикшерү нәтиҗәләре икесе дә кире булганда кеше сәламәт дип исәпләнә.
– Сәламәт кешегә коронавирустан куркасы юк, дигән фикер бар...
– Бу ялгыш караш. Әгәр кеше шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәми, дуамалланып сәяхәтләргә йөри, вируска шикле кешеләр белән аралаша икән, иң сәламәт кеше дә чирләргә ихтимал.
– Саклану чаралары никадәр нәтиҗәле? Шул ук маскалар?
– Әлбәттә, маскалар – бәхәсле мәсьәлә. Кемдер, юк, ди, икенчеләр яклый. Әмма мин һәрвакыт, масканы чирле кеше кияргә тиеш, дип әйтәм. Бу – этика һәм хәвефсезлек. Маска сөйләшкәндә, төчкергәндә, ютәлләгәндә һава-тамчы инфекцияләрен, вирусларны таратмау өчен кирәк. Ләкин әле барысына да битлек кияргә киңәш ителә. Аларны авыз һәм борынны капларлык итеп, дөрес кию мөһим. Ул биткә сыланып торырга тиеш. Масканы ике сәгатьтән өч сәгатькә кадәр кияргә кирәк, аннары алмаштырырга. Күп кеше булган урыннарда кию зарур. Әйе, ул саклый.
– Күпләрне кызыксындырган тагын бер сорау: гади сабын яхшыракмы, әллә дезинфекция чарасымы?
– Сабын да безне вирустан саклау чарасы булып тора. Борынны да сабын белән юарга мөмкин. Иң мөһим саклану чарасы – гигиена: сабынны да, дезинфекция чарасын да кулланырга була.
– Коронавирус белән чирләп терелүчеләр чирне кабат йоктырырга мөмкинме?
– Кешедә иммунитет барлыкка киләме, әллә юкмы икәнлеге турында фәнни расланган мәгълүмат әлегә юк.
– Республикада чирнең иң югары ноктасы кайчан көтелә һәм кайчан ул кимүгә китәчәк? Сезнең фаразлар?
– Бүген беркем дә мондый фараз бирә алмый, чөнки бу яңа вирус. Әле бар эпидемиологик процесслар өйрәнелә. Һәм алар, әйтүе дә читен, гамәлдә тикшерелә. Шуңа берәү дә чирнең югары ноктасы кайчан булыр, ул ничек үсеш алыр һәм күпмегә сузылырын әйтми. Галимнәр билгеләвенчә, бу төркем вируслар – сезонлы. Шуңа коронавируслар та алардан аерылмас дип уйлыйк. Гадәттә бу вирусларга бәйле чирләр гыйнвардан май аена кадәр бара. Яңа коронавирус та җәй башыннан артыкка сузылмас дип өмет итәбез.
Читайте нас: