Бүген кичке сәгать уннан соң Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсен һәм аның янындагы урамнарны дезинфекцияләү планлаштырыла. Аерым алганда, Киров, Кустарная, Революцион, Минһаҗев һәм Достоевский урамнары эләгә. Бу чара Башкортстан Республикасында коронавирусны таратмау максатында Роспотребнадзор белән килешенеп үткәрелә. Дезинфекция өчен “Этоксамин” кулланачаклар. Ул лицензияле һәм сертификатлы, шәһәр кешеләре өчен куркыныч түгел. Уфа шәһәре хакимияте бу эшләргә аңлау белән карауны сорый. Дезинфекция вакытында беренче һәм икенче катларда яшәүчеләрне тәрәзәләрен ябуны үтенәләр. Эшне лицензиясе булган оешма башкара. Сораулар туган очракта Уфа шәһәрендәге 8 (347) 277-09-11 номеры буенча шалтыратырга була. Яисә Уфа шәһәре хакимиятенең колл-үзәгенә 8-800-250-56-04 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Якшәмбе көнне республика дәваханәсендә олы яшьтәге ханымның якты дөнья белән хушлашты. 7 апрельда аның коронавирус белән авыруы билгеле булды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров дәваханәдә ике атна карантин игълан итте. Вафат булган ханым белән контактка кергән табиблар һәм медицина хезмәткәрләре ике атна буена дәваханәдә торачаклар.