Башкортстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Козак Русиядә коронавирус белән бәйле мошенниклык очраклары күбәюе турында хәбәр итте. Билгесез кешеләр санитар хезмәткәрләре булып кыланып юридик шәхесләргә һәм шәхси эшкуарларга “Коронавирус Ковид-19” дигән брошюралар сатып йөри башлаган. Сатып алудан баш тартучыларны административ җәза белән куркыталар икән. Мошенниклык кылу очраклары турында 112 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк, ди ведомство җитәкчесе.