Барлык яңалыклар
Коронавирус
7 апрель 2020, 18:44

Коронавируссыз төбәкләр бар әле

Андагы халыкның күңеле тынычрактыр..

Русиядә нибары 4 төбәктә коронавирус инфекциясе белән авыруның бер рәсми очрагы да теркәлмәгән.

Бүгенге көндә Чукотка, Ненец автономияле округы, Тыва һәм Алтай Республикасында (Алтай крае белән бутамаска. Анда 7 апрельгә 12 кеше “таҗлы” вирусны йоктырган) COVID-19 белән авыручылар юк.

Бу төбәкләрнең властьлары өстәмә хәвефсезлек чараларын куллана: каян да булса кайтучы/ килүчеләрне шунда ук ике атналык карантинга озаталар. Бу төбәкләргә болай гына барам димә. Мәсәлән, Таулы Алтайда 1 июньгә кадәр кунакханәләр, туристик базалар, санаторий һәм курортларны броньләү ябык. Барысы белән беррәттән анда да үзизоляция режимы эшли. Ресторан, төнге клублар, кинотеатрлар һәм башка күңел ачу үзәкләре ябык.

Русиядә соңгы тәүлек эчендә 1154 коронавирус йоктыру очраклары теркәлгән. Тәүге тапкыр бу диагноз Карачай-Черкес республикасында ачыкланган. Тәүлек эчендә 88 кеше терелгән, 11 — үлгән. Илднең 81 төбәгендә барлыгы 7 497 кеше COVID-19ны йоктырган.
Читайте нас: