Барлык яңалыклар
Коронавирус
7 апрель 2020, 13:35

Карарлар катгыйлана

Хөкүмәт медицина битлекләре белән сәүдә итүчеләрне чикләде.

Министрлар кабинеты сәүдә итүчеләргә медицина битлекләренә, перчаткаларга һәм респираторларга бәяләрне арттыру мөмкинлеген чикләде. Сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен аларга административ җәза биреләчәк. Русиядә медицина битлекләрен һәм башка медицина әйберләре белән күпләп һәм ваклап сатуга да чикләүләр кертелде. Әлеге карарны 6 апрель көнне хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин имзалады. Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган документ белән сәүдә итүгә чикләүләр кертелгән товарларның аерым исемлеге билгеләнә. Исемлеккә түбәндәгеләр кергән: медицина битлекләре, фильтрлы ресираторлар, медицина перчаткалары, марля, саклагыч кием комплектлары һәм бер тапкыр кулланыла торган медицина комплектлары.
Хөкүмәт карары фармацевтика эшчәнлеген башкаруга лицензиясе булмаган гади кибетләрдә һәм башка нокталарда мондый товарларны ваклап сатуны тыя. Шул ук вакытта мондый лицензиясе булган даруханәләргә һәм башка оешмаларга исемлеккә кертелгән таварларның сату бәясен бер данәгә 10 тиенгә арттырырга гына рөхсәт ителә. Күпләп сатучыларга сатып алу бәясен 10% тан арттыру тыела.
Шул ук вакытта исемлеккә кертелгән медицина битлекләре һәм башка товарлар белән (хөкүмәт карары үз көченә кергәнче чыгарылганнардан тыш), фәкать федераль оператор-координатор “Росхимзащита” оешмасына («Ростех» дәүләт корпорациясе контроле астында) һәм әлеге оешма билгеләгән төбәк операторларына гына күпләп сәүдә итүне алып барырга рөхсәт ителәчәк. Карарда билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәү, эпидемия вакытында санитар чараларны бозу, дип саналачак һәм Русия законнары нигезендә җәзага тартырылачак.
«Росхимзащита» җитештерүчеләр һәм кулланучы төбәкләр арасында сәүдә бәйләнешен көйләргә бурычлы. Әзер продукцияне китерү ике юл белән башкарылачак: йә федераль оператор аша турыдан-туры заказчыларга, йә региональ оператор-дистрибьюторлар аша.
"Продукциягә башлангыч бәяне җитештерүче билгеләячәк. Хәзерге вакытта «Ростех» предприятиеләре карардагы исемлеккә кертелгән саклагыч костюмнар, битлекләр, респираторларларның иң зур өлешен җитештерүче булып тора. Әмма базар-бик зур, бер җитештерүче генә барлык ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Шуңа күрә әлеге товарлар базарын монополизацияләү турында сүз бармый, урын һәркемгә җитәчәк», - ди корпорация җитәкчелеге. Хәзерге вакытта сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы регионнарга әлеге товарны китерү өстенлекләрен билгели. Барыннан да элек һәрбер төбәктәге эпидемиологик хәл исәпкә алыначак.
Шушы ук карарда административ җаваплылык та билгеләнгән. Административ хокук бозулар турындагы Кодекска 1 апрельдән үз көченә кергән төзәтмә нигезендә, гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә булган чорда, яки тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыру таралу куркынычы туганда, яисә чикләү чараларын гамәлгә ашыру чорында санитар чараларны үтәмәүче вазифалы затлар һәм шәхси эшкуарлар өчен -150 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 500 мең сумга кадәр штраф салына. Кеше үлеменә яки аның сәламәтлегенә зыян китергән очракта, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар өчен штрафның максималь күләме 1 млн. сумга кадәр арта. Мондый каты карардан башка мөмкин дә түгелдер. Карар нигезендә сәүдә итүчеләргә битлекнең бер данәсен 10 тиенгә генә арттырып сатырга рөхсәт ителәчәк. Бүгенгесе көндә үзбәясе 50 тиен торган бер битлекне 40 сумга саталар.Үзем Уфаның Үзәк базары янындагы дәүләт даруханәсендә шундый хакка сатып алдым. Дәүләт лицензиясе нигезендә, сәүдә итүче оешмада 40 сум торгач, башка җирдә курыкмыйча аны 70-80 сумга саталар, әлбәттә. Халыкның башка чыгымнарга да тиенен исәпләгән вакытта, ничек кеше рәнҗешеннән курыкмыйлар. Шуннан соң нигә сәүдә хезмәткәрләрен хөрмәт итмиләр, дип аптырыйлар. Ә ни өчен хөрмәт итәргә?
Читайте нас: