Кичә без биш табибта үпкә ялкынсынуы ачыклануы, коронавируска шик тууы сәбәпле, Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең карантинга ябылуы турында хәбәр иткән идек.
Бүгенгә ике табибның анализлары аларның коронавирус белән авырмавын күрсәткән. Әле калган табибларның анализлары тикшерелеп бетү алдында.
Баш табиб Эльза Сыртланова белдерүенчә, бүген дәваханә тирәсендә күп мәгълүмат бөтерелә. Ләкин дәвалау учреждениесе эшен дәвам итә: табиблар операцияләр ясый, шулай ук документлар өстендә эшләнә.
“6 апрельдән алып безнең дәваханә коронавирус инфекциясен искәртүгә юнәлтелгән чаралар үткәрү өчен ябык,- ди Эльза Сыртланова.- Барлык хезмәткәрләр дә, пациентлар белән берлектә, аерым боерык алынганга кадәр, дәваханәдә калды. Менә ике хезмәткәребезнең анализлары коронавирус булмавын күрсәтте. Калганнарын көтәбез”.