Коронавирус инфекциясе, билгеле булуынча, Кытайның Ухань шәһәрендәге диңгез продуктлары базарында башланды.
Бүгенге көнгә дөньяда 74 меңнән артык кешенең гомерен өзгән бу вирус пандемиясе кешеләрне кыргый җәнлекләр белән сату итүдән баш тартырга этәрергә тиеш дип исәпли галимнәр. Чөнки, алар әйтүенчә, кайсыбер куркыныч чирләр нәкъ менә хайваннардан кешегә йога. Алар арасында, мәсәлән, авыр кискен респиратор синдром (Sars), якын көнчыгыш респиратор синдромы (Mers), Эбола һәм Нипах вирусы бар. Әмма проблема хайваннарда түгел, ә кешеләрнең аларга мөнәсәбәтендә, ди галимнәр.
“Пандемия ешлыгы арта барачак. Бу Ходайның очраклы ихтыяры түгел. Бу безнең тирә-як мохит белән нәрсә эшләвебезгә бәйле”, – ди Американың яңа чирләрне өйрәнүче “EcoHealth Alliance” оешмасы җитәкчесе Питер Дашак.
Яңа эпидемия барлыкка килүне булдырмау өчен кыргый хайваннар сатылучы базарларны бар дөнья буенча тыярга кирәк дигән фикердә БМОның Биологик төрлелек турындагы конвенциясенең башкарма сәркатибе Элизабет Марума Мрема. “Әгәр без табигать турында кайгыртмасак, ул үзе безне кайгыртачак. Кыргый хайваннарны сату белән шөгыльләнүче базарларны тыю яхшы булыр иде”, – ди ул. Бу хәл чир таратуны туктату белән беррәттән кайсыбер җәнлекләрнең юкка чыгу проблемасын да хәл итәр иде дип исәпли белгечләр.
Эпидемия башлангач, Кытайда кыргый хайваннарны үрчетү һәм азык итеп куллану вакытлыча тыелды. Кыргый җәнлекләр һәм ташбакалар үрчетүче меңләгән фермалар ябылды. Әмма законны урап үтүчеләр кайда да бар: медицина ихтыяҗлары, йорт хайваннары сыйфатында һәм гыйльми тикшерүләр өчен дип, кыргый хайваннарны сату һаман дәвам итә, ди. Кытай халык медицинасында да компонентлар эшләү өчен кыргый җәнлекләр киң кулланыла.
Кыргый хайваннар белән сату итү проблемасы коронавируска кадәр дә күтәрелеп килде. Мәсәлән, 2002 елда 700дән артык кешенең гомерен өзгән Sars вирусы да Кытайдан башланган иде. Ул вакытта да инфекцияне ярканатлар һәм виверрлар тараткан дип фаразладылар. Әмма моны исбатлаучы дәлилләр булмады.
Коронавирус та кешегә кыргый хайваннардан йоккан дигән фараз бар. Имеш тә, башта ул ярканатларда булган, ә кешегә башка хайваннар аша йоккан. Чөнки Ухань базарында балык кына түгел, ә елан, поши һәм башка кыргый җәнлекләр дә сатылган.
Әлбәттә, бу – фаразларның берсе генә. Вирусны кеше кулы булдырган, диючеләр дә бар. Хакыйкатьне тарих ачыклар. Әмма кытай халкы кебек, хәрәкәт иткән бар җәнлекләрне дә ашау – кайчак акылга сыеп бетми...