Барлык яңалыклар
Коронавирус
7 апрель 2020, 20:40

Башкортстанда коронавирустан үлүчеләрне җирләү урыны билгеле

Covid-19 вирусыннан үлүчеләр өчен зиратта 1000 урын калдырылган.

Уфаның Төньяк зиратында коронавирус инфекциясеннән үлүчеләрне күмү өчен 1000 урын запаска калдырылган.
Шулай дип яза “Коммерсант-Башкортостан” басмасы.
500 урын – мөселман йолалары буенча, тагын 500 урын христиан гореф-гадәте буенча күмү өчен каралган. “Махсус хезмәтләндерү комбинаты” җеназаларны Мәскәү һәм Европа тәҗрибәсе буенча үткәрәчәк. Ягъни табут ябык булырга тиеш, кеше күп җыелмасын өчен мәрхүмне иң якын туганнары гына озата бара.
“Мәрхүмнең тәнен эшкәртү, чистарту медикларның җаваплылыгы булачак. Роспотребнадзордан аңлатуларынча, вирус тәндә сәгать ярымнан артык яшәми. Ә без, үз чиратыбызда, шәхси саклану чараларын – костюм һәм маскалар әзерләдек”, – дигән комбинат хезмәткәре.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны – 12 кеше. “Яңа коронавирус инфекциясе” диагнозы куелган бер пациент Г.Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә бакыйлыкка күчте. Үлем сәбәбе – баш мие шеше, дип хәбәр ителде.
Читайте нас: