РФ Сәламәтлек саклау башлыгы Михаил Мурашко фикеренчә, алкоголь белән үзаллы дәвалануның тик начар нәтиҗәләргә генә китерүе мөмкин. Чиновник Русия халкын коронавируска каршы мондый юл белән көрәшмәскә чакырды.
Министр белдерүенчә, әлегә чирнең югары бусагасы үтелмәгән һәм авыруны җиңү безнең аңа каршы нинди чаралар ярдәмендә көрәшүебездән тора. “Чир башлангач та аны спиртлы эчемлекләр белән җиңәргә тырышулар булды, ләкин бу уңай нәтиҗә бирмәде. Медицина чараларын куллануны сузуның яхшыга илткәне юк әле”,- диде Михаил Мурашко.