Барлык яңалыклар
Коронавирус
7 апрель 2020, 15:10

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне!

Бу бәйрәм – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн.

Бу бәйрәм – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн.
Кемнәрдер аны, гадәттә, табиблар өчен дип кабул итә, ләкин бу һич алай түгел: Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә.
Бәйрәмне 1948 елда билгели башлаганнар, 7 апрельдә бәйрәм итә башлауның сере гади – бу көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының уставы дөнья күргән.
Бүген бәйрәмне дөньяның 194 илендә билгелиләр. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез һәм чирләрне искәртү белән шөгыльләнәбез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз.
Бу көнне бар илләрдә дә диярлек сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, саулыкка багышланган листовкалар тарату, спорт чаралары үткәрү, иганәчелек белән шөгыльләнү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек файдалы эшләр башкарыла.
Фото: yalchiki-crb.
Читайте нас: