Русиядә гаиләле кешеләрнең өчтән бер өлеше «ирекле» статусында яши, калган 67% — законлы никахта. Соңгы төркемнең 3/1 — ышанычлы ир белән хатын, партнерлар, ә калганнары — сулга йөрергә яратучылар. Экспертлар билгеләвенчә, үзизоляция режимы киләчәктә хыянәт итүләрне киметәчәк.
Беренчедән, билгеле, әле җитди сәбәпсез урамга да чыгарга ярамагач, "сулга" йөрергә яратучылар сөяркәләре янына да китеп югала алмыйлар. Ә карантин тәмамланганнан соң, хыянәт итүче бу гадәтен ташларга да мөмкин — бигрәк тә, тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре җайга салынып өлгерсә. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
"Карантиндагы кешеләр мөнәсәбәтләрдәге кыенлыклар турында фикер алыша башлаячаклар. Тулы бәхетле булу өчен нәрсә җитешмәве, нәрсә мөһимлеге турында сөйләшеп, конфликтларны хәл итәргә мөмкин булыр. Ул чакта читтә элемтәләр кирәклеге кимиячәк, хыянәт итү теләге бетәчәк", — дип саный гаилә һәм балалар психологы Ольга Демьяненко.
Эндокринолог-гинеколог Алексей Калинчевның үз-үзеңне изоляцияләү режимы хыянәт итүне ничек туктату турында икенче төрле аңлаткан. Икътисад һәм сәламәтлек өлкәсендә барган вакыйгалар эмоциональ киеренкелек китереп чыгара, нәтиҗәдә, ир-атларда тестостерон дәрәҗәсе кими, җенси теләк тә югала. Кыскасы, дөньяның асты-өсте килгәндә сөяркә кайгысы калмый.
Әмма никахлар җимерелү куркынычы яный. "Үз-үзеңне изоляцияләү ныклы никахларны тагын да ныгытачак. Әмма "үрнәкле гаилә" статусы өчен генә бергә яшәүчеләрнең тормышын җимерергә дә мөмкин», – дип кисәтә психолог.