Кемнәрне имтиханга кертмәячәкләр?
Русия автоинспекциясендә машина йөртүгә хокук документы – водительское удостоверение – алудан мәхрүм булырга мөмкин кешеләрне атадылар. Болар – имтиханга югары тән температурасы һәм коронавирусның башка шуңа охшаш билгеләре белән имтиханга килүчеләр икән.
Ведомствода әйтүләрендә, укуны тәмамлап, имтихан бирергә килүчеләр арасында белгечләр респиратор чирләренә дучар булучыны ачыклаячак һәм хәлләр яхшыга үзгәргәнгә кадәр... өйләренә кайтарып җибәрәчәк.
Моннан тыш, ведомство төркемнәрдә укучылар санын да киметүне күзаллый, шулай ук имтиханны бер юлы аз күләмдә кеше тапшырачак. Бу чаралар коронавирус очракларын киметү өчен кулланыла.