Уфа районының Зубово авылында, йогышлы авыруларга каршы яңа клиник-диагностик үзәк төзелеше бара. Бер атнадан анда эшлиячәк табиблар өчен 56 урынлык тулай торак тапшырылачак.
«Хәзер без грунт тигезләүне төгәллибез. Табиблар өчен тулай торакны кабул итәргә әзерләнәбез. Медперсонал өчен тулай торак ике блоктан торачак, һәрберсе 28 кешегә исәпләнгән. Бүлмәләр санузел һәм душ бүлмәләре белән җиһазландырылачак. Хәзерге вакытта тулай торак өчен канализация торбаларын сузу ,электр челтәрен тоташтыру эшләре бара. Рельеф буенча бу участок бик катлаулы. Хастаханәне су басмасын өчен, юлларны түбәнрәк итеп төзергә кирәк. Бүгенге көндә инде 22 мең кубометр ком һәм таш кушылмасы китерелде», -диде төзелеш буенча директор Олег Бабенков.
Уфада йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү турында карар, беренче чиратта, дөньяда коронавирус йогышы таралу сәбәпле, кабул ителде. Йогышлы авырулар хастаханәсе 520 урынга исәпләнгән. Гомуми мәйданы 16 мең квадрат метр булган объект төзелешенә 25 мартта керештеләр. Элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хастаханәне июньдә төзеп бетерергә кирәк, дип белдергән иде. Төзүчеләр тәүлек буе эшли һәм куелган бурычны үти алачагына ышаналар.