Барлык яңалыклар
Коронавирус
6 апрель 2020, 12:05

Һәркем коронавируска анализ тапшыра ала

Әлегә бу түләүле хезмәт Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр өчен оештырылган.

Роспотребнадзорның Молекуляр диагностика үзәге (CMD) бүгеннән, ягъни 6 апрельдән теләгән һәркемнән COVID-19-га тест тапшыруны оештыра. Анализ үткәрер өчен Молекуляр диагностика үзәге белгечләре Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты белгечләре уйлап чыгарган тестларны кулланачак.
“Коронавируска тестлар тапшыру коммерция нигезендә оештырылачак. Медицина күрсәтмәләре булмаса да, теләгән һәркем анализ тапшыра алачак”,— диелә күзәтчелек итү ведомствосында.
Яңа тест-системалар кертү аркасында эпидемиягә каршы“ачыкла, изоляциялә, дәвала” төп принцибы гамәлгә ашырылачак. Үзизоляция режимы шартларында биоматериал алу өйдә пациент белән бер элемтәсез башкарылачак.
Молекуляр диагностика үзәге белгече заказ ясаган кешегә тест алыр өчен диагностика махсус наборын алып килә. Ничек итеп үзаллы тест ясарга кирәклеген аңлата һәм биометариал белән контейнерны тикшерүгә алып китә. Нәтиҗә 1-2 көн эчендә электрон почта аша җибәреләчәк”, — дип аңлаталар Роспотребнадзорда.
Әлегә бу түләүле хезмәт Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр өчен оештырылган. Бүгенге көндә Русиянең башка төбәкләрендә коронавируска анализлар тапшыру хезмәтен җәелдерү өстендә эш алып баралар.
Читайте нас