Бүген, 6 апрельдә, гадәттәгечә, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируска бәйле сораулар буенча брифинг үтте.
Анда күтәрелгән кайсыбер сорауларга җавапларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
– Поликлиникага читтән торып теркәлеп буламы?
– Юк, әлегә мондый мөмкинлек юк. Гариза белән шәхси мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Түләүле тестлар кайчан башланачак?
– Агымдагы атнада шәхси медицина лабораторияләрен җәлеп итү планлаштырыла. Анализ тапшыру мөмкин булган клиникалар исемлеге Башкортстанның Роспотребнадзор сайтында урнаштырылачак. Мәҗбүри рәвештә тест үтәргә тиешле кешеләргә бу хезмәт шәхси поликлиникаларда да бушлай булачак. Үз теләгең белән анализ тапшыу мөмкинлеге дә барлыкка килер, мөгаен. Бу инде түләүле булачак. Әмма үзегезне сәламәт тойсагыз, кызык өчен генә дип, күп кеше арасына клиникага бару кирәкми, – дип җавап бирде Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак.
– Коронавирус авыл хуҗалыгына нинди йогынты ясады?
– Авыл хуҗалыгы тармагы, өзлексез җитештерүчәнлек буларак, аңа чикләүләр кагылмый. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә республика бюджетыннан 4,2 миллиард сум акча каралган. Федераль ярдәм белән бергә 9,6 миллиард сум булачак.
Быел язгы кыр эшләре, агротехник срокларга караганда, ике атна алдан башланды. Республика аграрийлары орлык белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, уҗым культураларын тулы күләмдә яңадан чәчү өчен орлыкларның страховка фонды бар, – дип аңлатты төбәкнең авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.