Барлык яңалыклар
Коронавирус
6 апрель 2020, 14:35

Ел ахырына кадәр өстәмәячәкләр

Электрсыз һәм утсыз калдырмаслар, шәт.

Хөкүмәт коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәгән өчен ел азагына кадәр пеня өстәүне тыйды, дип хәбәр итә “Ведомости”.

Бу хактагы документка премьер-министр Михаил Мишустин кул куйган. Документ рәсми рәвештә басылып чыкмаган әле.

Иң башта пеня өстәмәү турындагы тәкъдимне пленар утырышта вице-спикер Андрей Турчак әйткән. Коронавирус белән бәйле хәлне исәпкә алып, гражданнарны электрсыз һәм газсыз калдыру да тыела.

Фото: ufa1.ru

Чыганак: ufa1.ru

Читайте нас: