Барлык яңалыклар
Коронавирус
6 апрель 2020, 16:51

Бу атнада үзизоляция режимы дәвам итә әле

Ә арытаба ни булыр?

Башкортстан халкы әле тагын бер атна үзизоляция режимында яшәячәк. Бу хакта бүген, 6 апрельдә, республика хөкүмәте утырышында Радий Хәбиров белдерде.

Без әле тагы бер атна дәвамында каты үзизоляция режимында яшячәкбез. Бу режим хакында указ положениесен кабул иткәндә, без илдәге һәм республикадагы хәлләргә таянып эш иттек. Анда күп кенә моментлар бар. Без аларның кайберләрен төзәтергә булдык. Әлбәттә, без коронавирус белән бәйле хәлләрне күз уңында тотачакбыз, сәясәтне дә шуңа бәйләп, үзгәртәсе урында үзгәртәчәкбез. Әмма үзизоляциягә кагылышлы мәсьәлә әлегә үзгәрешсез кала бирә, — диде төбәк җитәкчесе. – Әлбәттә, профилактик чараларны дәвам итәчәкбез, шулай ук хокук саклау органнары эше дә тукталмаячак”.

Респблика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин сәүдә үзәкләре эше, концертлар, спорт, күңел ачу чаралары шулай ук әле тыелган – үзизоляция режимы саклана, дип белдерде.
Читайте нас