Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, бакчаларга бару мәсәләсенә ачыклык кертте.
“Алда бакча чоры, бу халыкка азык-төлек запасын туплау өчен мөһим вакыт. Язгы эшләр вакытында хәрәкәт итү мөмкинчелеге биреләчәк. Тик, халыкка 10 апрель киченә кадәр сабыр итегез, дип мөрәҗәгать итәбез. Сез тыныч кына бакчаларга барып, язгы эшләр башкара алсын өчен юридик механизмнар әзерләнә. Бакчаларда әлегә эшләр юк, көннәр дә салкын. Бу атна ахырында җылытачак һәм без халыкка бакчаларга бару мөмкинлеге бирәчәкбез. Бу шулай ук үзизоляция ысулы да. Үзебезгә алдагы көнгә азык -төлек запасын формалаштыру да бик мөһим», - диде Радий Фәрит улы.
Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин аңлатып үткәнчә, бары тик бер бакчага гына йөрергә мөмкин булачак. Шул ук вакытта, юлга чыгар алдыннан «юл 02» порталында махсус форма тутырырга кирәк булачак. Ул 7 апрельдән сынау режимында эшли башлаячак.
“ 10 апрельдә, 16.00 сәгатьтән, без гражданнарга бакчага бару өчен порталда теркәлергә мөмкинлек бирәбез. Бер атнада, башта бер бакчага, аннан икенчесенә теркәлергә ярамый. Шулай ук автомобильдә азык-төлек сатып алу урынына, ярдәмгә мохтаҗ туганнарга бару мөмкинлеге дә каралган. Кирәк урынга бару вакыты 90 минут белән чикләнгән. Шул ук вакытта маршрут күзәтеләчәк", - диде Александр Сидякин.