Республикада икенче тәүлек инде яңа коронавирус белән авыручылар саны теркәлми. COVID-19-ны йоктыручылар һәм бүгенге көндә дәваханәдә ятучылар саны элеккечә кала бирә — 10 һәм 7 кеше.
Әйткәндәй, Башкортстанда коронавируска шикләнелүчеләр саны соңгы тәүлектә 102 кешедән 85кә кадәр кыскарган (аларның 12се — балалар).
Гыйнвар башыннан алып төбәктә барлыгы 7 595 кеше коронавируска тест үткән, шуларның 800е —кискен респиратор авырулы кешеләр, шулкадәр үк диярлек — катлаулы пневмония диагнозы куелган пациентлар.
Җомга көнне республикага 8 мең данә күләмендәге чираттагы тест-системалар партиясе кайтарылды.
Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының көн саен үтә торган брифингында хәбәр иттеләр.