Башкортстанда коронавирусны профилактикалау өчен тимер юл вокзалларына озатучыларны һәм каршы алучыларны кертмиләр, дип хәбәр итте брифингта Уфа тимер юл станциясе эшен оештыру үзәге башлыгының беренче урынбасары Сергей Голубев.
-Багаж ташуда пассажирларга махсус йөк ташучылар һәм вокзалның башка хезмәткәрләре ярдәм күрсәтә.Уфаның тимер юл вокзалында вентиляция системаларына ревизия үткәрелде, Клининг компанияләренең эшенә таләпләр артты, хезмәткәрләр саклану чаралары белән тәэмин ителде, дип билгеләп үтте ул.