Барлык яңалыклар
Коронавирус
4 апрель 2020, 17:06

Узган тәүлектә коронавирустан үлүчеләр саны рекордка җитте

Гомумән алганда Русиядә барлыгы 333 кеше коронавирусны җиңгән.

Бу хакта яңа коронавирус авыруы таралуын кисәтү буенча оператив штаб хәбәр итә.
“Соңгы тәүлек эчендә Русиянең 32 төбәгендә COVID-19-ны йоктыруның яңа 582 очрагын ачыклаганнар. Мәскәүдә — 434, Мәскәү өлкәсендә — 48”, — диелә хәбәрдә.
Шулай итеп, Русиянең 78 төбәгендә бүгенге көндә 4 731 коронавирус йоктыру очрагы рәсми расланган.
Штаб мәгълүматлары буенча, соңгы 24 сәгать эчендә 52 кеше дәваханәдән чыгарылган, аларның 26сы — Мәскәүдә. Гомумән алганда барлыгы 333 кеше коронавирусны җиңгән.
Әйткәндәй, коронавирустан үлүчеләр дә көннән-көн арта. Үлүчеләр саны - 43 кеше. Ә узган тәүлек эчендә бу сан рекорд дәрәҗәсенә җитте. Соңгы 24 сәгатьтә коронавирустан 9 кеше үлгән, аларның 7се — мәскәүлеләр.
Читайте нас: