Барлык яңалыклар
Коронавирус
4 апрель 2020, 15:13

Битлекне кайсы очракта кияргә?

Вирустан саклануның төрле алымнарын тәкъдим итәләр.

Сеченов университетының госпиталь терапиясе кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Сергей Яковлев битлекне коронавирус белән зарарланган кешеләр булырдай җирләрдә генә кияргә кирәк, дип сөйләде.
Мондый ихтимал кибетләрдә, метро һәм медицина учреждениеләрендә бар.
-Битлек вирустан йөз процентка саклый алмый. Урамда битлек киеп йөрүнең мәгънәсе юк, аңа тузан гына җыела, ә вируслар урам һавасында очмый,- дип аңлатты Сергей Яковлев.
Ул битлекнең ике-өч сәгатькә кадәр нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Табиб аны дөрес итеп салырга, аннары пакетка салып бәйләргә һәм ташларга кирәклеген искәртте.
Читайте нас: