Белорет районы хакимияте муниципалитет территориясенә юлны яба. Кичә кич белән муниципалитет башлыгы Андрей Иванюта Уфа һәм Ломовка бистәсе ягыннан керү юллары ябылды, дип язды.
2 апрельдә ул Магнитогорск һәм Учалы ягыннан керү юлын ябу турында хәбәр иткән иде. Анда хәзер юл полициясе кизү тора.
Белорет районы Башкортстанның иң популяр туристлык территорияләренең берсе. Хакимият юлларны ябу белән, куркыныч инфекцияне кертү куркынычын киметергә өметләнә.