Барлык яңалыклар
Коронавирус
3 апрель 2020, 14:10

Өйдә уку дәвам итә

Башкортстанда дистанцион укулар ким дигәндә ике атна дәвам итәчәк...

Башкортстанда дистанцион укулар ким дигәндә ике атна дәвам итәчәк...
6 апрельдән старт ала бу төр белем алу. Төбәкнең Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин әйтүенчә, коронавирус белән бәйле хәлләр әлегә төбәктә дә, илдә дә шактый катлаулы тора. Шул сәбәпле, дистанцион укулар тагын да ике атна дәвам итәргә мөмкин.
“Әгәр хәлләр уңай якка үзгәрсә, мәгариф системасы әзер – ул чагыштырмача сыгылмалы система – теләсә кайсы вакытта гадәти укыту режимына кайтачак, көндез укуга күчәчәк”,- диде Хажин.
P.S.: Бүгенге көндә республикада 1318 мәктәп эшләп килә, аларда 500 меңләп бала белем ала.
Чыганак: БИ.
Фото: БИ.
Читайте нас: