Алтай краенда вирус белән зарарланучы дүртенче кеше теркәлгән, шуларның берсе – авырлы хатын. Кичә ул бәбиен дөньяга китергән һәм хатынны шунда ук бәби тудыру йортыннан госпитальгә алып киткәннәр. Ә бәби балалар бүлегендә калдырылган. “Сабый даими рәвештә табиблар күзәтүе астында”,- дип хәбәр итә оператив штаб.